ПӘЖҮ ф. Шиңү, сулу, йомшару. Балтырганнардан --- зур-зур көлтәләр бәйләп, пәжемәсеннәр өчен салкын коелар эченә асып куйганнар. З.Бәшири. Уң як басудагы игеннәр, күптән яңгыр әсәре күрмәгән төсле, пәжегәннәр. М.Гафури. --- алар балта-пычкы, көрәк-мазар алып керделәр, болдырга җил тутырган чүп-чарларны, пәжеп укмашкан карлы-бозлы яфракларны җәһәт-җәһәт чистарттылар ---. А.Гыйләҗев Пәжеп бетү Бөтенләй, булганның барысы да пәжү Пәжеп яту Озак вакытлар дәвамында пәжү Пәжи башлау Пәжү билгеләре күренү, беленү |