ПАЯ’ЛЬНИК и. рус Вак металл әйберләрне маяп ябыштыру өчен кулланыла торган корал. Радиоалгычлар төзәтү ательесында миңа бер кызны очратырга туры килде. Ул паяльник белән бик оста эш итә. Үзең нинди – көзгең шундый. Кечкенәдән без диодның ни икәнен белеп, үзебезчә чәнечкедән дә радио ясап, соңрак паяльник белән эш кырып йөрдек. Шәһри Казан. Пластина иң югары сыйфатлы корычтан коелган, елтырап тора торган итеп эшкәртелгән, бернинди паяльник та, ябыштыргыч эретмә дә кулланылмый. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә