ПАШТЕТ и. ит. 1) Ботка хәленә җиткерелеп тартырылган ит, бавыр, балык һ.б. шундый азык массасы. Ә сөт, колбаса, сосиска, паштет, пилмән ише ризыклар әзерләгәндә, модификацияләнгән соядан файдаланырга була. Ватаным Татарстан. «Гринпис» шулай ук фарш, колбаса, пилмән, паштет, майонез һәм хәтта бик күп төр балалар ризыгы да этикеткаларында ГМ барлыгын күрсәтмичә сатуга чыгарылуы турында кисәтә. Татарстан яшьләре 2) Өстенә нинди дә булса җиләк-җимеш изеп ягылган камыр ашы. Чәй янына куела торган балан, эремчек бәлешләре, баллы паштет, кортлы сумсалар, чәкчәк, бавырсак, кош теле шикелле татлы ризыклар өчен бодай онын җиз иләктән генә илиләр. Г.Галиева. Эченә татлы азыклар салып пешерелгән бәлешләрне халык паштет дип йөртә. Паштетны повидло, джем яисә куе варенье белән пешергәндә, эченә шикәр комы салмыйлар. Татар халык ашлары. Татар ашлары тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләгән ашамлыкларга бик бай: чәлпәк, катлама, кош теле, ләвәш, паштет һ.б. шундыйлар, аларны чәй янына бирәләр. Өегез ямьле булсын |