ПАША и. фар. 1) Госманлы империясендә, Мисырда (1952 елга кадәр) һ.б. кайбер илләрдә югары хәрби һәм гражданлык титулы. – Бер Төркиягә ике паша башы сыймый! – диде Кәбир. Р.Батулла 2) Шул титулга ия булган кеше. Гидыбыз бик тәмләп кайчандыр бу корольлекнең башында хатын-кыз торганлыгы, кайсыдыр төрек пашасының аның сөяркәсе булганлыгы, пашаның диңгез баржасында төннәрен аның янына килгәнлеген сөйләде. Я.Абдуллин. Йосыф Акчура Төркия Бөек Мәҗлесендә депутат һәм Хокук факультетында профессор булып эшли, яңа төрек дәүләтенең корылышында Гази Мостафа Кәмал паша тарафыннан аңа зур вазифалар бирелгән иде. С.Максуди. Өйләдән соң паша шәрәфенә татар театрында бер драма уйналды. Р.Батулла |