ПА’ЧТЫР-ПЫЧТЫР иярт. Су белән төрле эшләр эшләп йөргәндә, су ерып барганда барлыкка килгән авазларны белдерә. Мин җылы юрган астында йокы рәхәтенә җиңелеп, хатынның пачтыр-пычтыр эшләп йөргәнен тыңлап ятам. М.Әмир