ПА’ЧКА-ПАЧКА с. 1. 1) Күпсанлы пачкалар итеп төрелгән; төргәк-төргәк. Ярар иде кеше ирләре кебек пачка-пачка акча кайтарган эшең булса. М.Кәбиров 2) күч. Күпсанлы. Бер караганда укытучылар шактый күп, педагогика институтлары ел саен пачка-пачка яшь белгечләр укытып чыгара кебек. Татарстан яшьләре 2. рәв. мәгъ. 1) Пачкалар рәвешендә, төргәк-төргәк итеп. Фирдүс валюталарын санап биреп тора, хатыннар санап алалар, рубльләрне санап Фирдүскә бирәләр, ул, санап, пачка-пачка өстәлгә куя. Татарстан яшьләре 2) күч. Күпләп. Әгәр бездә дә пачка-пачка шундый китаплар чыкса, мин дә татарчасын алып укыр идем. М.Кәбиров |