ПА’ЧКАЛАП рәв. 1) Төргәк-төргәк, пачкалар берәмлегенчә. Акчаны пачкалап бирәләр, малай. Ф.Яруллин. Мәгәр сайлау әрҗәләренә пачкалап бюллетень ташлау, я булмаса, сайлау нәтиҗәләрен үзгәртү шикелле тупас хәрәмләшүләрнең булуы да ишетелми сыман. Мәдәни җомга

2) күч. Күпләп, зур күләмдә. Билгеле ки, шундый «югары белемле» белгечләр пачкалап әзерләнгәч, эшче кадрларга – юньле тимерчеләргә, эретеп ябыштыручыларга, электрикларга кытлык, ихтыяҗ бермә-бер арта. Казан утлары. Җыр индустриясе дә сынатмый: бар көченә эшләп, үзешчән композиторларны, чиле-пешле җырчыларны, өр-яңа җырларны «пачкалап» чыгарып кына тора. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә