ПА’ЧКА и. нем. 1) Беришле предметларның бер төргәге; кап, бәйләм. Чишенеп өстәл буена килгәч, ул костюмының эчке кесәсеннән берничә пачка акча чыгарды... А.Алиш. Ул көтүне кабул итеп алган кешегә юлда армия частьларына биргән мал башы турында бер пачка расписка сузды: «Бу хайваннар үз вазифаларын вакытыннан алда үтәде!» – диде. М.Кәрим. Берничә пачка акчаны чалбар төбенә яшергән идем. Н.Акмал. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән иде. Х.Сарьян

2) Балериналарның берләштереп тегелгән катлы-катлы кабарынкы кыска итәге. Мөнирә рояль янына килеп утырды. Киемнәрен салып, балет пачкасын киеп өлгергән. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә