ПАЦИЕНТ и. лат. Табибка күренергә яки дәваланырга килгән авыру. Врач пациентның кан басымын үлчи, йөрәген һәм үпкәсен тыңлый, ә аннары бик җентекләп авыруның… уч төбен карый башлый. Могҗизалар энциклопедиясе. Эндокринолог булмаган районнарда пациентларны участок терапевты, педиатр яки гомуми практика табибы дәвалый. Татарстан яшьләре. Һәр кешенең организмы, холык-фигыле төрлечә була, әңгәмәдән пациент турында үземә кирәкле мәгълүмат тупларга тырышам. Шәһри Казан |