ПА’ФОСЛЫ с. кит. Дәртле, ялкынлы, күтәренке рухлы. Әмма бу трагизм югары пафослы һәм героик картиналардан түгел, ә җиргә иңдерелгән, үтә аңлаешлы, һәркем өчен якын бер гадилектән, Хикмәтулланың артык бай булмаган лексиконыннан да калкып чыга. Р.Сверигин. Аларның сүзләрендә дәрт, хис, ачу ташып торса да, дәлилләре җитәрлек булмаганга, бу сүзләр, пафослы буш шигырь сыман, һавада бераз тирбәлеп торалар да оратор җиргә төшүгә үк онытылалар иде. Р.Вәлиев. Мәгълүм булганча, бу – чор үзенчәлеге белән бәйле, чөнки заман таләбе буенча пьесаларда революцион пафослы, социализм төзүче актив геройлар сурәтләү сорала. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә