ПА’УЗА и. гр. 1) муз. Тавыш яңгыраган вакытта, кыска гына тукталыш һәм нота язуында шул тукталышның озынлыгын күрсәтә торган билге

2) күч. Эштә, сөйләүдә, ниндидер эшчәнлек вакытында кыска гына тукталыш, туктап тору. – Ә хәзер, – диде ул, бераз паузадан соң, – мин картны шатландыруыгыз өчен, сезгә кечкенә генә бүләк тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. И.Гази. Алкин идәнгә җайлабрак утырды да торбага янә чиртә башлады. Бер чиртә – пауза, ике чиртә – пауза. Әйтерсең лә Морзе аппаратында телеграмма бирә. И.Салахов. Рәхәтләнеп күзәтеп өлгерсеннәр дигәндәй, пауза озакка сузылды. К.Кәримов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә