ПАТШАЛЫК и. 1) Патша дәрәҗәсе. Патшалык яу белән, яу мал белән. Мәкаль

2) Башында патша торган дәүләт. Патшаның комсызлыгы, каты бәгырьле булуы, саранлыгы патшалыкта яшәүчеләрнең нәфрәтләрен туктаусыз көчәйтеп торган. Патшалыкта аны бары тик бер кеше – патшабикә генә яраткан. М.Юныс

3) Нинди дә булса патшаның хөкемдар булып торуы. Самсон бик озак һәм бик бәхетле патшалык чоры кичергән. Үзең нинди – көзгең шундый

4) махс. Органик дөньядагы дүрт югары тармактан берсе. Китапның икенче кисәге хайваннар дөньясына багышлана. Аны икенче төрле хайваннар патшалыгы дип йөртәләр. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

5) күч. Берәр төрле күренеш хөкем сөргән урын. Бу – аның күптәннән төзегән сафлык дөньясы, аңа ул үзе генә патша, күпме генә, ничек кенә һөҗүм итмәсеннәр, бу патшалыкка беркемнең дә теле дә, кулы да зарар сала алмаячак иде. Ф.Бәшир. Ә бу мәңгеяшел урман патшалыгыннан өстәрәк мамонт агачлары, ягъни секвойялар күренә. Борынгы гасырларда Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә