ПАТШАБИКӘ и. 1) Патша хатыны. Безнең эрага кадәр 353 елда Мәүсәл патша үлә. Патшабикәнең кайгысы сөйләп булмаслык көчле иде, ул акылдан язу чигенә барып җитте, дип аңлаталар борынгы тарихчылар. М.Юныс. Патшабикә, тәпәнне күтәреп, кара өйгә чыгып китте. М.Кәрим

2) Хатын-кыз патша. Пётрдан соң тәхеткә килгән патшабикәләрдән Екатерина Беренче заманында бу эш [китап басу] сүнә. И.Рәмиев. Мисыр патшабикәсе Клеопатра – шуларның берсе. Без тарихта эзлебез



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә