ПАТША и. фар. 1) Илдә чикләнмәгән хакимлеккә ия булган кеше, монарх титулы; мәлик. Тәхеткә яңа патша менү уңае белән туган өметләр шундук җимерелде. М.Галәү. Борын-борыннан ул шулай патшага баш орып өйрәнгән. Г.Бәширов. Урыс патшаларының дини һәм милли изүеннән аеруча безнең халык җәфа чикте. Н.Фәттах

2) күч. Билгеле бер урында, җәмгыятьтә, мохиттә төп көч һәм хөкемдар булып торучы шәхес. Ә-ә, Әхәт, авылның патшасы икән, безнең икмәкне талаучы... А.Алиш

3) күч. Үз төркемендә иң көчле, иң зур яки башка гадәттән тыш әһәмияткә ия хайван. Бака – күлендә патша, балык – суында патша, егет – илендә патша. Мәкаль. Арысланны хайваннар патшасы дип йөртәләр, ул – ерткыч хайваннарның иң эресе, авырлыгы 280 кг га җитә. Хайваннар дөньясы

4) күч. Берәр өлкәдә иң танылган, иң авторитетлы белгеч. Без бара торган галим – үсемлекләр патшасы академик Караваев. Г.Кутуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә