ПАТРУЛЬ и. фр. 1. 1) Берәр урынга, гомуми тәртипне саклау өчен, хәрби частьтан, полициядән җибәрелгән кешеләр төркеме яки хәрби самолёт, кораб. Урынны ныклап өйрәнгәннән соң, мин, дошманның танклары һәм пехотасы урман-сызыкларга килеп кермәячәк, шуңа күрә анда патруль оештырып, разведка җибәрергә, дигән карарга килдем. Г.Сафиуллин. Офицер патруль чакыра. З.Мәхмүди 2) Шундый төркем составындагы бер кеше. Ләкин миңа озак ятарга туры килмәде, тыштагы патрульне алмаштырырга чыктым. Ә.Айдар. Мин – яшел патруль. Р.Батулла. Адреслар да алмашканнар иде, язмыштыр инде: ул язулы кәгазьне Казан вокзалында очраган иң беренче патруль алып калды. Г.Гыйльманов 2. с. мәгъ. Патруль (1 мәгъ.) белән бәйле, шуңа мөнәсәбәтле. Патруль катер |