ПАТРОНТАШ и. нем. Патрон йөртү өчен оялары булган махсус сумка яки тасма. Винтовка бир, егет, патронташ бир... М.Җәлил. Сакваларга солы тутырып, ияр өстенә бәйләдек. Патронны патронташларга тутырдык. Ә.Айдар. Иртән торгач, туксаншар боевой патрон, патронташ һәм граната сумкалары алдык. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә