ПАТРОНАТ и. лат. Ата-аналарын югалткан балаларны дәүләт органнары күзәтүе астында башка гаиләдә тәрбияләү формасы. Сүз уңаеннан: РФ Дәүләт Думасында «социаль патронат» кертү турындагы закон проекты каралган иде. Шәһри Казан. Алар фикеренчә, башта ятимлекне профилактикалау буенча эшне җайга салырга, патронат гаиләләр институтына аякка басарга ярдәм итәргә кирәк. Татарстан яшьләре. Беркөнне телевизордан патронат гаилә турында төшерелгән тапшыруны исе китеп карый Рәвилә. Кызыл таң |