ПАТРИОТЛЫК и. 1) Патриот булу. Солдатларның поход җырлары --- патриотлыкның гүзәл үрнәге булып тора. К.Нәҗми 2) Патриотизм. Нигә безнең бер патриотлыгыбыз да юк, бер оешмабыз да юк... Ш.Маннур. Татар телен саклауга юнәлтелгән бурычларның иң әһәмиятлесе: татар кешеләренең рухларын, кәефләрен савыктырырга, психологик хәләтләрен тиешле юнәлештә үзгәртергә, аларны милли патриотлык рухында тәрбияләргә тырышырга кирәк. Р.Юсупов. Бу геройларны патриотлык, гражданлык, демократик уй-фигыльләр һәм симпатияләр бизи. Татар әдәбияты тарихы |