ПАТРИОТ и. гр. 1. 1) Үзенең туган илен, телен, халкын, ватанын сөюче кеше; ватанпәрвәр. Дөрес, шигырьләрдә, җырларда шагыйрьнең имзасы юк, тик аларны чын патриот язганлыгы шик уятмый. Г.Әпсәләмов. Хәйретдин Мөҗәй Ватанны фашистлардан азат итү өчен җаны-тәне белән бирелгән чын коммунист, патриот була ул. С.Шакир. Мин тумыштан һәм канымнан патриот идем. М.Гайнуллин

2) күч. Нинди дә булса эшкә, һөнәргә һ.б.ш.га бик бирелгән, шуңа һәрвакыт тугры калган кеше. Үз эшенең патриоты

2. с. мәгъ. Ватаны өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган. Муса Җәлил фашизм тоткынлыгындагы патриотик эшчәнлеге һәм иҗаты белән генә түгел, ә бөтен тормыш юлы, --- иҗаты белән көрәшче әдип, патриот шагыйрь дигән исемнәрне тулысынча аклады. Н.Юзиев. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. Шигърият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә