ПАТРИАРХАТ и. гр. Хуҗалыкта һәм җәмгыятьтә ирләр хатын-кызларга караганда зуррак роль уйнаган, матриархаттан соң килгән дәвер. Тулаем алганда, патриархатның бөтен Җир шарында уртак күренеш икәнлеген әйтә алабыз. Р.Сафин. Мисал өчен, монда Америка галиме Л.Морганның матриархат, патриархат формацияләре турындагы теориясен искә төшерергә була. Морган уйлаганча, дөньяда иң элек, имеш, аналар хакимлеге (матриархат), шуннан соң, имеш, аталар хакимлеге (патриархат) булган, патриархаттан соң, имеш, сыйнфый җәмгыять барлыкка килгән. Н.Фәттах |