ПАТРИАРХАЛЬ с. 1) тар. Патриархатка бәйләнешле, патриархат чорына карый торган. Шәмсегаянга өйләнгәч, Мирвәли әтисенә каршы баш күтәрә, Шахразыйның патриархаль гаиләсе өчен бу инде кеше ышанмаслык хәл була. Р.Салихов. Һун-төрки бабаларыбыз патриархаль тәртиптә яшәсәләр дә, аларда хатын-кызны җәмгыять тормышыннан читләштерү гадәткә кермәгән булган. Р.Сафин 2) күч. Иске, консерватив йолаларга нигезләнгән. М.Гафуриның өченче иҗат мотивы – патриархаль-феодаль мөнәсәбәтләргә каршы көрәшү. М.Җәлил. Бу язучылар --- буржуаз җәмгыятьнең зарарлы, политик һәм мораль яктан череп таркалган социаль катлауларын, аларның реакцион идеологиясен, патриархаль һәм буржуаз семья мөнәсәбәтләрен тәнкыйть иттеләр. Х.Мөхәммәтов |