ПАТРИАРХ и. гр. 1) Ыруг башлыгы булып саналган тәҗрибәле, ихтирамга лаек өлкән яшьтәге ир кеше

2) Нинди дә булса коллективта иң хөрмәтле, иң абруйлы өлкән шәхес. Күренекле язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт болай дигән иде: «Бакый Урманче – сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның башы, аксакалы..!» К.Миңлебаев

3) Православиедә дин башлыкларының иң югары титулы. Ары таба патриарх титулы алган Никон христиан динендәге Русия халкына язып бетермәслек фаҗига китерә. М.Хәбибуллин. Православие патриархының сүзләре гаҗәеп ихлас, рухи яктан зирәк һәм гади яңгырый, яңа сайланган патриарх Тихон дин белгече дә, сәясәтче дә булмый. Диннәр тарихы. Моңарчы башкалага элеккеге патриарх Алексий II ике тапкыр килгән иде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә