ПАТОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Кеше яки хайван организмындагы төрле авыруларның, нормадан тайпылышларның барлыкка килүен һәм агышын өйрәнә торган фән. Галимнәр Коръәндә эмбриология, анатомия, физиология, патология, психиатрия, психология, патологоанатомия, туу һәм үлем турында фикерләрне күрә. Безнең гәҗит 2) мед. Организмдагы авыру процесслары яки нормадан тайпылыш. Егетне караган район терапевты объектив патология тапмаган, ЭКГсында да патология күрмәгән. Татарстан яшьләре. Инвалидлыкка китергән авырулар арасында беренче урында нерв системасы авырулары, икенчедә – соматик патология, өченчедә – психика бозылу һәм бары тик дүртенче урында гына тумыштан килгән аномалияләр тора. Мәдәни җомга 3) күч. Нормаль булмаган хәл яки күренеш. Әгәр кеше вакыты-вакыты белән азартка кереп китә, уйный икән, бу – нормаль күренеш. Ләкин ул якын-тирәдәгеләргә материаль, рухи зыян салу исәбенә башкарылса, димәк, бу инде – патология. Р.Исхакый |