ПАТЕФОН и. фр. Янда йөртү өчен уңайлы, тартма эченә урнаштырылган рупорсыз граммафон. Райздрав үземә, ашлык җыю вакытында медицина эшләрен яхшы куюым өчен, патефон бүләк итте. Г.Кутуй. Кушылып җырлар идем дә, Булмый шул, булмый, җаным: Патефон тәлинкәсендә Бармыни тавышы аның?! Х.Туфан. Шунда ук кибән төбендә бер патефон әйләнеп утыра. М.Мәһдиев |