ПАТ и. фр. Шахмат уенында уенчыларның берсе, королен шах астына куймыйча, бер фигурасы белән дә йөри алмый, һәм шуңа күрә уен уртак исәпкә тәмамлана торган очрак. Уен беткәч, осталар күбәйде: «Гәрәйгә алай йөрергә кирәкми иде, болай кирәк иде, пат булмаган булыр иде!» – дип, үзләренең белдеклелеген күрсәтә башладылар. И.Гази |