ПА’СХА и. лат. 1) Христианнарда һәм яһүдиләрдә Христосның яңадан терелүен искә алып уздырыла торган язгы дини бәйрәм, Олы көн. Пасха алдыннан соңгы якшәмбе кызыл тал якшәмбесе дип атала. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Шушы елның 15 апреленнән 16 апреленә каршы төндә Союзның православие чиркәүләре эшләгән барлык шәһәрләрдә һәм районнарда төнге Пасха гыйбадәте уздырылды… Диннәр тарихы 2) Яһүдиләрнең Мисырдан чыгып китүләренә һәм коллыктан котылуларына багышланган язгы дини бәйрәмнәре. «Пасха» атамасы яһүдиләрне Мисыр тоткынлыгыннан азат итү истәлегенә билгеләнгән Тәүрат бәйрәме белән бәйләнешле. Диннәр тарихы 3) Пасха (1 мәгъ.) бәйрәменә эремчек кушып пешерелгән татлы күмәч. Кристина ул көнне кичке бишләр тирәсендә өй телефоны аша үзенә шалтыраткан сеңлесе Мариягә Пасха рецептын әйтеп яздыра. Туган як |