ПА’СТЫРЬ и. гр. Христиан динендә: дин тотучыларны кайгыртучы, җитәкләүче священник. Гитлер һөҗүменең беренче көнендә үк митрополит Сергий «Христос Православие Чиркәвенең пастырьларына һәм мәхәлләдәгеләргә» дип аталган мөрәҗәгать төзи… Диннәр тарихы. Аның бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: моңарчы үзен атеист, тәңрече, христиан яки мөселман дип исәпләгән кеше католик диненә күчәргә җыена икән, пастырь әүвәл аңа, бер ел сынау вакыты үтәсе, дигән шарт куя. Ватаным Татарстан. Шуннан яныма татар йөзле, 40–45 яшьләрендәге берәү килеп: «Мин пастырь, үзем татар», – дип сүзен башлады. Ислам татарлар һәм мөселманнар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә