ПА’СТОР и. лат. Протестант рухание. Протестант пасторларны билгеләү, провославиелеләр һәм католиклардагы изге дәрәҗәгә күтәрүдән аермалы буларак, серле йолаларга керми. Протестант өчен пастор – язманы белүче иң абруйлы зат. Диннәр тарихы. Америка мәгълүмат чаралары бу хакта теләмичә генә язалар, чөнки ике пастор да үзләрен популярлаштыруга иреште. Татарстан яшьләре. Леонард Эйлер Базель шәһәрендә пастор Пауль Эйлер гаиләсендә 1707 елның 15 апрелендә дөньяга килә. Фән һәм тел |