ПАСТЕРИЗА’ЦИЯЛӘҮ ф. Пастеризация ясау. Эремчекне өсте алынмаган, пастеризацияләнгән сөттән ясыйлар. Өй шартларында сөтне болай пастеризацияләргә мөмкин: сөтне болгатмыйча гына 10 – 15 минут 80 градуска кадәр җылыталар. Татар халык ашлары. Чөнки анда әчү процессы пастеризацияләү ярдәмендә туктатылган була. Шәһри Казан. Нәтиҗәле эшләүче бу хуҗалыкның сөтне пастеризацияләү һәм пакетларга тутыру линиясе бар. Кызыл таң. Пастеризацияләп сатуга чыгарган өчен 10–15 процент кына өстәсәләр, килешер дә идең. Ватаным Татарстан

Пастеризацияләп алу Тиз генә, тиз арада пастеризацияләү

Пастеризацияләп тору Гел, һәрвакыт пастеризацияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә