ПАСТЕРИЗА’ЦИЯ и. фр. Азык-төлек продуктларының тәме, туклыклылыгы сакланырлык итеп, җылыту юлы белән зарарсызландыру. Күп көч, күпме чыгымнар тотып җитештерелгән сөтнең хакы маслозаводта пастеризация һәм упаковка үтеп сатучы алдына басканчы 6,7 тапкыр арта! Татар заманы. Пастеризация дип аталган процесс лаборатория һәм азык сәнәгатендә бүген дә киң кулланыла. Ә эшкәртүче һәм сәүдә тармакларына әзер сөтне алып пастеризация эшләргә дә, пакетларга тутырып, магазинда сатарга гына кала. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә