ПАСТЕЛЬ и. фр. 1. 1) Буяу порошогыннан пресслап ясалган йомшак карандаш. Пастель белән рәсем ясау 2) Шундый карандаш белән ясалган рәсем. Рәссамның бу пастеле аеруча матур 3) Шундый карандашлар куллануга нигезләнгән рәсем сәнгате техникасы. Конкурска эшләрнең төрле жанрда һәм төрле техника белән ясалганы (тушь, гуашь, акварель, пастель, компьютер графикасы, дивар рәсемнәре, катнаш техника һ.б.) кабул ителә. Сабантуй. Теләсә нинди жанрда һәм техникада ясау да рөхсәт ителә – тушь, гуашь, акварель, пастель ярдәмендә дә, компьютер графикасында да, катнаш техникада да. Татарстан яшьләре 2. с. мәгъ. Җете булмаган, йомшак аксыл (тоннар тур.). Көндәлек макияж өчен кулай булган иннек пастель тоннарында булса яхшы. Кәеф ничек? --- гомумән, тарихи үзәк пастель төсләрдә булырга тиеш, ә яңа төзелеш кварталлары теләсә нинди җете төскә маныла ала – журналистларның соравына җавабында проектларны һәм шәһәр дизайнын карап тикшерү бүлеге башлыгы Жанна Белицкая шулай диде. Татарстан хәбәрләре |