ПА’СТА и. ит. 1) Нинди дә булса катнашмаларның куе массасы. Балалар өчен билгеләнгән теш пасталары һәм порошоклары олыларныкыннан составларында хуш исле һәм дезинфекцияли торган катнашмаларның азрак булуы белән аерыла. Тигез гомер итегез! Раковинаны һәр көнне паста белән юарга кирәк, югыйсә ул саргая, аннан соң инде аны агарту өчен шактый вакыт кирәк булачак. Өегез ямьле булсын 2) Бодайның каты сортларыннан ясалган макорон; шул макароннан әзерләнгән ризык. Ул үзенә паста китерүләрен сорады |