ПАССИВЛАШУ ф. 1) Активлыкны, хәрәкәтчәнлекне югалту; сүлпәнләнү. Әгәр тәнкыйтьчеләребез чыннан да пассивлашканнар икән, моның сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз? Казан утлары

2) Актив кулланылышын югалту. Сүзләрнең пассивлашу сәбәпләрен әйтегез. Г.Галиуллина

Пассивлаша бару Вакыт узган саен күбрәк пассивлашу

Пассивлаша башлау Пассивлык билгеләре сизелү

Пассивлашып китү Соңгы вакытта пассивлашу, сүлпәнләнү

Пассивлаша төшү Тагын да бераз пассивлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә