ПАССИВ III с. 1. 1) Битараф, сүлпән, һәртөрле эшкә, көрәшкә катнашмый торган, дәртсез. Сәләте, ихтыяр көче, кешелек сыйфатлары нинди? Барысын да белергә кирәк миңа! Белү генә җитми, шушы сыйфатларның нинди шартларда актив, кай очракта пассив булуын да белергә тиешмен. М.Юныс. Дөньяда барган үзгәрешләрне аңлаучы төрки халык лидерлары төрки халыкларның милли аңы һәм мәгърифәте дөньясына шифалы җилләргә юл ача башладылар, төрки халыклар пассив каршылыктан уянып, үзләренең азатлыгы өчен көрәш юлына күчтеләр. Ә.Кәримуллин

2) Мөстәкыйль түгел, кемгә яки нәрсәгә дә булса бәйле. Пассив роль уйнау

3) Кулланылышы актив булмаган. Телнең пассив сүзлек байлыгы

2. рәв. мәгъ. Нинди дә булса эш-хәрәкәтнең барышына катнашмыйча. Кеше климатны пассив күзәтеп торудан аныа актив төстә үзе формалаштыруга күчәчәк заманны озак көтәсе түгел инде. А.Тимергалин. Ә иң күңелгә тигәне: белем бирү системасына кагылышлы мәсьәләләрдә ата-аналар пассив. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә