ПАССАЖИР и. нем. Поезд, автобус, пароход, самолёт һ.б.ш. транспорт төрендә утырып баручы кеше. Аэрофлот чит илләргә оча торган пассажирларына латин хәрефләре белән язылган билетлар сата. Ә.Кәримуллин. Милиция машинасы, --- паромның бушаганын көтеп алгач, башта пассажирлар белән тулы өч автобусны, аннары Тимергалиев белән Айтуганов машиналарын алып керде. Г.Ахунов. Автобус янына килеп, пассажирларның җыелып беткәнен көтә башладым. Китәргә биш минут калды, пассажирлар урыннарына кереп урнаштылар. М.Юныс |