ПАССАЖ и. фр. 1) Ике яклап сәүдә нокталары тезелеп киткән ябулы галерея. Пассаж – Казанның элеккеге Воскресенский урамында 1880–1883 елларда төзелгән, кешеләр йөри торган, урта өлеше пыяла белән ябылган зур йорт. З.Бигиев. Көн шактый соң булса да, урамда шактый халык бар иде, һәм дә пассаж ягыннан ике яшь кенә хатын да үтеп бара иде. Г.Исхакый. Ул бу көннәрдә Кремль урамындагы элеккеге пассаж бинасын яңартуда эшли. Татарстан яшьләре

2) Музыкаль әсәрдә һәртөрле күчеш, чиратлашулардан гыйбарәт булган фраза, музыкаль әсәрнең бер өлеше. Остаз, Хәбирнең шактый кыю һәм кызыклы эшләнгән полифоник комбинацияләренә, пассажларына булган соклануын яшермәсә дә, йомшак җирләрен табып торды. Ш.Хөсәенов

3) Әсәр текстының стиле һәм тематикасы белән аерылып торган бер өлеше. Романга стиль берлеге җитми. Аллегорик манерда язылган бүлекләр публицистик пассажлар белән чиратлаша. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә