ПА’СПОРТЛАШТЫРУ ф. 1) Паспортлар системасы кертү, халыкка паспортлар бирү. Авыл җирлегендә тулысынча паспортлаштыру бары 1976 елның 1 нче январеннан гына башлана, һәм ул 1981 елның 31 декабрена кадәр дәвам итә 2) Нәрсәнең дә булса паспортын (2, 3 мәгъ.) булдыру, шуны тутыру. Ирек Ялалов башкаладагы барлык социаль объектларны паспортлаштыру бурычын куйды. Р.Вәлитова. Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты белән берлектә республикада атларны исәпкә алу, токымлы үрчемне паспортлаштыру буенча җитди эш дәвам итә. Т.Вәлиев |