ПА’СПОРТ и. фр. 1) Шәхесне таныту өчен бирелә торган рәсми документ. Матрос Петровның керәшен татары икәнлеген миннән башка беркем белми, аның паспортында милләте рус дип язылган. М.Юныс. Кайчан да булса бездә яңа паспортлар кертәчәкләр, я булмаса, иске паспортларга «Гражданин России и Татарстана» дигән штамплар басачаклар. Ә.Кәримуллин 2) Берәр төрле машина, җиһаз, хуҗалык әйберләренең кайда һәм кем тарафыннан эшләнгәнен, кайда теркәлгән булуын һ.б.ш. мәгълүмат теркәлгән документ. Һәр судноның үз исеме бар, флагы, паспорты бар. И.Низамов. Һәрбер консерва банкасының да паспорты була, шуның буенча аның кайда һәм кайчан эшләнгәнен белергә мөмкин. Татар халык ашары 3) Гомумән, нәрсәнең дә булса төп үзлекләрен, сыйфатларын, торышын, яраклылык дәрәҗәсен һ.б.ш.ны тасвирлаган документ |