ПАСЛЁН и. рус бот. Аерым бер семьялык барлыкка китерә торган кайбер үләннәр, куаклар һәм ярымкуакларның ыруг атамасы; карга җиләге, саескан чиясе, карга борыны. Россия территориясендә паслённың 20 ләп төре куаклыкларда, су буйларында, дымлы чокырларда очрый. Республикада тилебәрән үләне, скополия, паслён һәм тиле ут ыругларына керә торган агулы үсемлекләрнең 6 төре очрый. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Паслён, алоказия, олеандр, синадениум дигән гөлләрне дә өйдә үстермәү хәерлерәк. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә