ПАС и. ингл. спорт 1) Тупны үз командасындагы икенче уенчыга тапшыру. Пас дигән нәрсәне белүче дә юк, киресенчә, безнең малайлар тупны күбрәк үзенә генә эләктерергә тырыша, чөнки аның да куасы, аның да капкага тибәсе килә. Ә.Еники. Гади кешенең күңелен күбрәк голлар, кискен моментлар «кытыклый», ә без профессиональ уенчыларның пас бирү рәвешләрен җентекләп күзәтәбез. Л.Закиров 2) Карта уенында «бу уенны уйнамыйм», «бу йөрешне ясамыйм», «уздырып җибәрәм» мәгънәсендә әйтелә торган сүз. – Козырь капут! – диде генерал. – Мин пас инде, – диде адмирал. Х.Туфан 3) Нинди дә булса эшне башкарганда, көч җитмәү, булдыра алмау, хәлдән килмәү билгесе итеп әйтелә торган сүз. Чөнки тора-бара «мин – пас» дип, тормыш карталарын ачып салды: баксаң, ул авторларның байтагында татар каны ага икән бит! Идел. Монда сукыр күзгə дə күренеп тора: бу ярышта ир-егетлəрнең барысы да пас. Сәхнә |