ПАРЧА’-ПАРЧА рәв. Кисәк-кисәк. Дәхи җир өстендә булган зиннәтләрне һич үлән үсми торган итеп парча-парча кылачакбыз. Ногмани. Анда парча-парча йолдызлар ерак. М.Җәлил. Яралы бүре --- ак-күк атны парча-парча өзгәләп ыргытты, ди. Х.Кәрим ◊ Парча-парча булу 1) Челпәрәмә килү, уалу; вак кисәкләргә яргалану, өзгәләнү. Ваза идәнгә төшеп парча-парча килде. Бутылка --- лампага бәрелеп парча-парча булды. Ш.Мөхәммәдев; 2) Әрнү, өзгәләнү, рухи газап чигү. Янды, көйде, парча-парча булды мескен күкрәгем. Ш.Бабич. Парча-парча килү к. парча-парча булу |