ПАРЧА II и. фар. 1. 1) Тукыма өстенә чигеп, чүпләмләп һ.б.ш. ысул белән ясалган яки төшерелгән бизәк, орнамент, чәчәк-яфрак рәсемнәре. Ул абзый нечкә генә каурый каләм белән хәрефләрне, сүзләрне шундый матур итеп тезеп барган, нечкә җепләр белән ефәккә парчалар чиккәнмени! Г.Бәширов

2) Алтын яки көмеш җепләр белән чигелгән, путаллы орнамент төшергән авыр ефәк тукыма. Кичке күлмәккә ефәк яки челтәр перчатка, парчадан, бәрхеттән, ефәктән, атластан эшләнгән кечерәк кенә сумка килешә. Әдәп төбе – матур гадәт. Ниһаять, уртадагы зур өстәл каршында мөнбәрне хәтерләткән һәм бөтен ягыннан парча, бәрхет белән тышланган шактый биек ике корылма тора. М.Галәү

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. XIX гасырда гомер кичергән билгесез бер әбиемнең бик затлы парча камзулына үреләм дигәндә, бармакларым салкын пыялага төртелде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә