ПАРЧА I и. фар. 1) иск. Бөтеннең бер кисәге, ярчык. Чиксез кыенлыклар аша алар шушы тәшкиләт янына барлык мөселман татарларны туплап, таралган татар милләтенең бер парчасын гына булса да саклап калырга тырыштылар. Р.Батулла 2) Берәр әйбернең үрнәге итеп алынган кечкенә кисәге, өлеше. Менә, җәмәгать, сачәргә җир бирмәсәләр дә, күзләрегезгә сөрмә кылып тартырга берәр парча туфрак алып кайттым. Ш.Мөхәммәдев 3) әд. Югары осталык белән язылган шигырь яки кыска хикәя. Инде укый калса, аның әйберсе башкаларныкы төсле зар еламыйча гына язылган, күбрәк табигать күренешен гади генә сурәтләгән яки үзенчә берәр тормыш фәлсәфәсе әйтергә тырышкан кыска гына шигъри парча булып чыга торган иде. Ә.Еники. Без аның әдәбият һәм сәнгать әһелләренә тирән хөрмәт белән карап, аеруча өлкән буын вәкилләрен олылап язылган фәлсәфи парчаларын яратып укыйбыз. М.Гайнуллин. Алар арасында җитди юмористик, сатирик парчалар да, робагый, фәрд, мәсәл жанрлары да, дүртьюллык һәм икеюллыклар белән язылганнары да бар. Х.Миңнегулов |