ПАРФЮМЕ’РИЯ и. фр. 1) Нәрсәгә дә булса хуш ис бирү өчен кулланыла торган эшләнмәләрнең гомуми атамасы. Чөнки Гөлчирә бу килүендә баш әйләндергеч дәрәҗәдә матур иде. Дөньяда юкны да кимәгән, парфюмерия күленә дә батмаган. Ф.Хөсни. Товарлар күп. Кием-салым, йорт җиһазлары, парфюмерия, савыт-саба, кызыл мал, көнкүреш машиналары – әллә ниләр. М.Юныс. Косметика һәм парфюмерия товарлары хәзер купшылар өчен генә түгел инде, алар көндәлек куллану әйберләренә әйләнделәр. Р.Камалова

2) Җиңел сәнәгатьнең шундый продукция җитештерә торган тармагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә