ПАРТОКРА’ТИЯ и. гр. 1) Югары дәүләт хакимияте дәүләт системасына кертелгән бер генә сәяси партия кулында тупланган сәяси строй. Мәсәлән, Н.С.Хрущёв һәм Н.А.Косыгинның партия эшчәнлегендә, икътисадта реформалар үткәрергә омтылыш ясаулары билгеле, әмма алар партократия тарафыннан хупланмый, аларга үзләренең менталитеты да, Суслов кебек идеологик догматиклар да комачаулый. Ислам – татарлар һәм мөселманнар

2) Партиянең идарә аппараты; власть башында торган югары катламы. Үзенең башка күпчелек хезмәтләрендә дә шундый «уяулык» күрсәткән бу адәм партократия парафыннан тарих фәне «классигы»на хәтле күтәрелде, аңа иң дәрәҗәле орденнар тагылды. Ә.Кәримуллин. Ул да шул ук партократия вәкиле бит, җәмәгать. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә