ПАРТНЁР и. фр. 1) Берәр эштә, уенда яки уенчыларның бер үк командасында бергә катнашкан кеше 2) Билгеле бер уртак эш мөнәсәбәтләренә кергән кеше. Проектның төп авторы – инглиз фирмасы «Фримен Фокс һәм партнёрлары», инженеры – Уильям Браун. М.Юныс 3) Сәхнәдә, спорт уеннары, бию һ.б.ш.ларда бергә катнашкан пардаш. Шул ук гөнаһ саркыткан төчкелтем музыка, башларын артка ташлап, чалкан ята язып партнёрлары кочагында йөзүче биючеләр сурәте. М.Юныс. Сәхнәдә ул партнёр буларак бик игътибарлы, һәм аның белән янәшә торып сәхнәдә уйнавы бик уңай иде. Р.Җиһаншина 4) Нинди дә булса бер ширкәтнең әгъзасы; компаньон. Солдат яхшы уйный. Шәрәфи агайның яхшы партнёрларны читкә җибәрәсе килми. Ш.Камал |