ПАРТКОМ и. рус 1) Партиянең урындагы комитеты. Инструкция буенча капитанның кораб белән идарә итәргә сәләтсезлеген мин пароходчылыкка һәм парткомга шундук хәбәр итәргә тиешмен. М.Юныс. Партком бүлмәсендә безне көтеп утырган Хөсәенов янына кергәнгә кадәр, Камильянов мине колхоз председателе Марс Шәвәлиев бүлмәсенә алып керде. Р.Ишморат. Казанга күчерүне сорап, мин парткомга гариза бирдем. Г.Кутуй 2) сөйл. Партия комитеты секретаре. Хатны тыңлап бетергәннән соң, партком сузып кына: «Әй-е», – диде. Г.Кутуй. Бу, партком уенча, халыкның бер-берсенә карата бик борынгыдан килә торган ихтирамлык билгесен сакларга тиеш иде. Г.Ахунов |