ПА’РТИЯСЕЗЛЕК и. 1) Бер партиядә дә тормау, партиягә кермәү хәле. Партиясез куркаклар куркынычрак була. Андыйлар партиясезлекләрен гаепләмәсеннәр өчен, партиялеләргә ялагайланалар ---. Р.Батулла 2) Бер партия яклы да булмау, бернинди партия мәнфәгатьләрен дә якламау; бернинди партиягә дә буйсынмау. Ә буржуаз объективизм – партиясезлек флагына төренгән буржуаз партиялелек ул. Әдәбият |