ПА’РТИЯСЕЗ с. 1) Бернинди партиядә дә әгъза булып тормаган; элегрәк: Советлар Союзының Коммунистлар партиясендә булмаган. Кәлимуллин Шәяхмәт, чыгышы крестьян, фәлән елгы, фәлән елда коммуна оештырган, партиясез, чит партияләрдә тормаган, чит илдә туганнары юк... Х.Сарьян. Күзем бер мәзәк фамилияне эләктерде: Перечепидорога Владимир Иванович, моторист-электрогазосварщик, 1938 елда Ждановта туган, белеме ун класс, партиясез, хатыны, ике баласы бар. М.Юныс 2) Партиялелек (2 мәгъ.) принципларына таянмаган, шуның таләпләренә җавап бирмәгән. Партиясез әсәр безгә кирәкми. М.Җәлил |