ПА’РТИЯЛЕЛЕК и. 1) сәяси Партияләрнең билгеле бер санда булуы. Күп партиялелек күренеше барлык илләргә дә хас түгел 2) Әдәбиятта һәм сәнгатьтә билгеле бер сыйныфның, партиянең тормышын чагылдыру; билгеле партиягә, аның идеологиясенә хезмәт итү. Язучылар оешмасы киләчәктә дә совет әдәбиятының партиялелеге, халыкчанлыгы, идея нигезләренең какшамас нык булуы өчен көрәшүчеләрнең иҗат союзы буларак эш итәргә тиеш. СССР язучыларының дүртенче съездыннан. Г.Әпсәләмовның башка романнары кебек үк, ул да югары коммунистик партиялелек идеяләре белән сугарылган. Р.Сверигин |